На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...
  • Татьяна Рублева
    твоя моя не понимает!Татарстанда кешел...
  • Сергей Еремин
    ?777777Казанда «Биш буын...

Тукай районы Җир палатасының элеккеге башлыгы эше судка тапшырылды

Тукай районы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының элеккеге рәисе Азат Надершинның җинаять эше Чаллы шәһәр судына җибәрелде.

ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Надершин хезмәттә ялган эш кылу һәм вазифаи вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепләнә.

Тикшерү раслаганча, ул 2023 елның октябреннән 2024 елның февраленә кадәр 25 җир кишәрлеге белән эш итү хокукына чикләүләр булмавын раслап, ялган документлар ясаган.

Нәтиҗәдә аларның базар бәясе арткан.

Шуннан соң фактта 46,3 миллион сум булган әлеге җир кишәрлекләре 109,2 миллион сумнан артык бәяле 5 кишәрлеккә алмаштырылган. Шулай итеп, муниципалитет 62,9 миллион сум зыян күргән.

Хәзерге вакытта алмашу турында килешү гамәлдән чыгарылган, җир кишәрлекләре муниципалитет милкенә кайтарылган.

Ялган хисап биргән җир кишәрлекләре хуҗасына карата мошенниклык турындагы җинаять эше алдан тикшерү стадиясендә.

Ссылка на первоисточник
наверх