На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...
  • Evgenija Palette
    ГОВОРИТЕ, ГАДЫ, НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ, ПРИНЯТОМ В РОССИИ... ВЫ НАМ И НА "Х" НЕ НУЖНЫ. У ВАС ЕСТЬ ВСЕ СВОЕ, В ТОМ Ч...Татарстан космона...
  • вера курьянова (гончарова)
    Уже   и тут не по-русски пишут, скоро  ничего прочесть не сможем, и это нормально?Донецкида республ...

Шәйхразыев Татарстан белән Беларусь арасында элемтәләрне ныгыту турында сөйләште

15 апрель көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россиянең Беларусиядәге илчесе киңәшчесе Петр Фролов белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу барышында ике республика арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, мәдәни һәм иҗтимагый проектлар хакында фикер алыштылар.

Аерым алганда, Бөтендөнья татар конгрессы алып бара торган проектлар, шулай ук аларны Беларусь җирлегендә гамәлгә ашыру мөмкинлекләре телгә алынды.

Әңгәмәдә татарларның Татарстан белән Беларусь арасындагы элемтәләрне ныгытуда тоткан әһәмиятле роле дә ассызыкланды. Ике як та, диаспора вәкилләренең милли үзаңны саклауда һәм мәдәни багланышларны үстерүдә актив катнашуын югары бәяләде.

Моннан тыш, әңгәмәдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтүгә багышланган чаралар планы турында да фикер алыштылар. Тарихи хәтерне саклау, яшь буынга патриотик тәрбия бирү — уртак максатлар буларак билгеләнде.

Ссылка на первоисточник
наверх