Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хирурглары, туктаган йөрәгенә берьюлы өч миниинвазив операция ясап, 67 яшьлек ир-атны коткарды. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фидәрис Низаметдинов моңарчы йөрәгенә зарланмаса да, көннәрдән бер көнне бик нык хәлсезлек сизә. Сулышы кысыла, һава җитми, кан басымы төшә — ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә.
Хастаханәдә җитди проблемалар барлыгын ачыклыйлар һәм ашыгыч рәвештә операция билгелиләр.Тирене 10 сантиметр кисеп, табиблар шуның аша митраль клапанны алыштырган һәм криоабляция ярдәмендә аритмия чыганакларын юкка чыгарган. Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен ясалма кан әйләнешен тоташтырганнар.
Операция тәмамланганнан соң ике сәгать узгач, пациентның йөрәге яңадан тибә башлаган.
Свежие комментарии