На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Татарстанда гаилә ипотекасы буенча кредит күләме 9 миллион сумга кадәр артырга мөмкин

Дәүләт Думасы депутатлары барлык төбәкләр өчен 60 квадрат метрдан зуррак мәйданлы фатир алу өчен гаилә ипотекасы буенча кредитның максималь суммасын арттырырга тәкъдим итте. Документны парламентарийлар РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга юллаган, дип яза «Известия».

Инициатива авторлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә лимитны 12 миллион сумнан 18 миллион сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә.

Калган төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда, сумма 6 миллион сумнан 9 миллион сумга кадәр арта.

Сораштырулардан билгеле булганча, балалы гаиләләрнең өчтән ике өлешеннән артыгы мөмкинлек булган очракта зур фатир сатып алырга тели, дип күрсәтелә мөрәҗәгатьтә. Лимитны арттыру мондый категория гражданнарга торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирергә тиеш.

Элегрәк Россиядә гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайту турында хәбәр ителде. Аннан 6 яшькә кадәрге бер генә булса да баласы булган гаиләләр файдалана ала. Программа буенча ставка 6 процентны тәшкил итә.

Ссылка на первоисточник
наверх