На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Николай
    Почему перевода нет? Возможно, что здесь террористы в открытую обсуждают свои планы, а фсб спит?Мөхәммәтшин ФГОСн...
  • АНАТОЛИЙ НЕКРАСОВ
    ЧТО ЭТО ЗА НОВОСТЬ ? ЕСЛИ ПУБЛИКУИТЕ ДРУГОЙ ЯЗЫК, ДАЙТЕ ВОЗМОЖНОСТЬ ПЕРЕВОДА...Камил Ногаев: Ро...
  • С С
    охренен авторан?Ркаил Зәйдулла: Ч...

Уфада татар халкының йола бәйрәме - «Каз өмәсе» узды

19 декабрьдә Уфаның Гази Заһитов исемендәге 65нче татар гимназиясендә татар халкының борынгы йола бәйрәме - «Каз өмәсе» узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татар авылларында яшәүчеләр көз көне, казларны суеп, бергәләп аларның йонын йолкый, түшкәләрен чишмәгә алып барып юа.

Каз мамыгы тутырылган мендәрләрне, бирнә өчен, кәләшләргә тапшыралар.

Бәйрәмдә үзара аралашалар, җырлар җырлыйлар. «Каз өмәсе» халыкның бердәм булуын күрсәтә һәм кешеләрне берләштерә.

Бәйрәм күңелле биюләр, җырлар һәм кызыклы бәйгеләр белән истә калды. Чарада чакырылган кунаклар: татар конгрессы вәкилләре дә катнашты, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх