Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Документны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Республикасы башлыгы Андрей Турчак имзалады, дип хәбәр итә Татарстан лидерының матбугат хезмәте.
Ике төбәк җитәкчесенең очрашуы бүген Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Яклар төбәкара багланышларны ныгыту, эшлекле элемтәләрне киңәйтү, үзара товар әйләнешен арттыру турында фикер алышты.
ТР Рәисе Алтай Республикасы башлыгына төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар күрсәткәне, шулай ук «Дөньяда кар барсын өйрәнү һәм саклау. Көчләрне берләштерү» халыкара конференциясендә катнашканы өчен рәхмәт белдерде. Андрей Турчак Мактаулы кунаклар китабында язма калдырды.
Килешү очрашу тәмамланганнан соң имзаланды. Моннан алдагы шундый ук документка 2020 елда кул куелган иде. Ике республиканың хакимияте яңа документ эшлекле элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез булыр дип өметләнә.
Свежие комментарии