На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...
  • Николай
    А почему перевода нет? ФСБ-шники, вы куда смотрите? Тут террористы свои планы обсуждают, а вы и ухом не ведёте.Төмән өлкәсендәге...

Мөфти мөселманнарга Рамазан аена әзерлекнең башлануы турында искәртте

2025 елның 1 гыйнвары ислам динендә өч изге ай башланган көнгә туры килә – мөселманнар изге Рамазан аена әзерләнә башлый, дип белдерде Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти Илдар Әләүтдинов. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Нәкъ менә 1 гыйнвардан мөселманнар изге Рамазан аена әзерләнә башлый.

2025 елның 1 гыйнвар төнендә Григориан календаре буенча өч изге айның беренчесе – Рәҗәп ае башлана, аннары - Шәгъбан ае, шуннан соң Рамазан ае җитә һәм мөселманнар уразага керә. Шул рәвешле, рәсми Яңа елның беренче көненнән үк без исламда билгеләнгән уразага физик һәм рухи яктан әзерләнә башлыйбыз», - дип искәртте Әләүтдинов.

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары билгеләп үткәнчә, әлеге өч айда мөселманнар рухи үсешкә аерым игътибар бирергә, бәхәсле эшләрне тәмамларга, ызгыш һәм низагларны туктатырга тиеш.

«Ураза рухи әзерлекне, якыннарга игътибар күрсәтүне күздә тота. Шуңа күрә өстенлекләрне дөрес итеп куярга һәм фанилыкны бакыйлык белән бутамаска кирәк», - дип сүзен төгәлләде мөфти.

 

Ссылка на первоисточник
наверх