На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Сарманның «Сердәш» ансамбле Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивалендә беренче урын алды

Бөгелмә шәһәрендә «Милли моң» Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үткәрелде. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.

Фестивальдә Сарман район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» вокаль ансамбле дә (җитәкчесе – Марселия Гәрәева) катнашты һәм «Ансамбльләр» номинациясендә төрле төбәкләрдән килгән 24 ансамбль арасында I урынны яулады.

Ул Россиядә һәм Татарстанда игълан ителгән Ватанны саклаучылар, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы, шулай ук һиҗри буенча 1447 елда Пәйгамбәребезнең 1500 еллыгы уңаеннан үткәрелде. Бәйгене Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырган, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх