На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ЧТО ЭТО ЕЩЕ ЗА ВЫЛАЗКИ, ГДЕ ЭТО НИКОМУ НЕ НУЖНО? ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ В РОССИИ, РУССКОМ ЯЗЫКЕ... Да и просто, ...Рөстәм Миңнеханов...
  • Николай
    А почему нет перевода?Рөстәм Миңнеханов...
  • Терехов Олег
    Хоть и не прочитал что написано один хрен ей доверия нетЭлла Памфилова Ка...

Белоруссиянең Россиядәге илчесе: Татарстан белән товар әйләнеше 1 млрд долларга якынлашты

2024 ел нәтиҗәләре буенча Белоруссия белән Татарстан арасында товар әйләнеше 1 миллиард долларга якынлашты, ә яңа уртак проектлар бу планкага ирешергә ярдәм итәргә тиеш. Беларусь Республикасы илчесе Александр Рогожник Татарстанга эш сәфәре барышында шулай дип белдерде, дип хәбәр итә БЕЛТА агентлыгы.

«Бүген инде товар әйләнеше 1 миллиард долларга якынлашып килә. Республика башлыгы (ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов - Т-и иск.) белән бу планкага ирешергә мөмкинлек бирә торган проектлар турында фикер алыштык», – дип искәртте дипломат.

«Без бүген трамвай техникасын реновацияләү буенча зур проект турында сөйләштек. Аны яңарту буенча тиешле программа әзерләнәчәк. Сүз әлегә 100 трамвай турында бара, безнең «Белкоммунмаш» анда партнерларның берсе булачак, – дип мисал китерде илче.

«Бу заманча машиналар булачак. Реновация бүген әлеге машиналар паркын яңа техникага караганда ким дигәндә ике тапкыр арзанрак бәягә яңартырга мөмкинлек бирә», – дип ачыклык кертте ул.

Моннан тыш, Рогожник сүзләренчә, әңгәмә барышында нефть химиясе комплексындагы проектлар һәм сәнәгый җитештерүдәге уртак инициативалар турында да фикер алышканнар.

Әле 2022 елда ук ул вакытта Белоруссия сәнәгать министры булган хәзерге илче Миңнеханов белән Татарстанга автобуслар, трамвай вагоннары һәм электробуслар, станоклар һ.б. техника китерү турында фикер алышкан иде.

Ссылка на первоисточник
наверх