Депутатлар Советының 44нче утырышында Югары Ослан авыл җирлегенең яңа җитәкчесе сайланды. Ул - Евгений Варакин. Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.
Үзенең актив позициясе белән танылган Евгений Варакин яңа чакыруларны һәм бурычларны кабул итәргә әзер булуын әйтте.
Утырышта катнашучылар яңа җитәкчене котлады.
Барысы да авылдагы уңай үзгәрешләргә өметләнеп, аңа бу авыр һәм җаваплы миссиядә уңышлар теләде.Иртәгә депутатлар Югары Ослан муниципаль районы башлыгын сайлаячак.
Евгений Варакин ике ел дәвамында ТР вице-премьеры вазифасында Татарстан шефлыкка алган Луганск Халык Республикасы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә тыныч тормышны торгызу белән шөгыльләнде. Быел июньдә ул ТР Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы, ә июльдә җитәкче булды.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.
Свежие комментарии