Татарстанда ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасына конкурс нигезендә сайлап алу төгәлләнә. ТР Рәисе каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Сайлап алуда катнашу өчен 1604 кеше (махсус операциядә катнашучы 1167 хәрби һәм 437 ветеран) гариза тапшырды.
Бәя бирү чаралары республикада расланган сайлап алу тәртибе нигезендә үткәрелде, анкета мәгълүматларын һәм конкурсантларның хәрби тәҗрибәсен, аларның дәүләт һәм башка бүләкләрен анализлауны, идарә итү тәҗрибәсен һәм потенциалын бәяләүне үз эченә алды», – дип искәртте ул.Нәтиҗәдә рейтинг төзелде, ул «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының Иҗтимагый советы тарафыннан белем алуның тиешле программасына иң яхшыларны кабул итү турында карар кабул итү өчен нигез булачак.
«Хәзерге вакытта без хокук саклау, хәрби органнар линиясе буенча кирәкле тикшерү чараларын тәмамлыйбыз һәм якын арада Иҗтимагый совет тарафыннан раслау өчен ахыргы исемлекне тәкъдим итәргә әзер булачакбыз. Шулай ук Татарстан Рәисенең июльнең беренче яртысында сайлап алуның җиңүчеләре белән очрашуын көтәбез», – дип өстәде Александр Белов.
Ул билгеләп үткәнчә, КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлешендә һөнәри әзерлек буенча белем бирү программасының соңгы вариантын әзерләгән. Безнең геройлар, аны узгач, дәүләт һәм муниципаль хезмәт системасында эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, белем бирү модульләре вакытында яшәү урыны белән тәэмин итү мәсьәләләрен дә кертеп, курсларны узу өчен кирәкле барлык шартларны тудыру буенча йөкләмәләр бирде.
«Программага спикерлар сыйфатында эксперт-профессионаллар чакырылачак, алдынгы предприятиеләрдә һәм хакимият органнарында стажировкалар үткәрү ниятләнә, курсларда катнашучыларның һәрберсенә шәхси остаз беркетеләчәк», – диде Александр Белов.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии