Полициягә Казанда яшәүче хатын мөрәҗәгать иткән, ул аның 19 яшьлек кызы Алинаның югалуы турында хәбәр иткән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Казанның Совет районы администрациясе мәгълүматлары буенча, кыз Сеченов урамындагы 5 нче йортта «Игелекле Казан»нан чыккан. Соңгы тапкыр15.
45тә элемтәдә булган. Октябрь шәһәрчеге тукталышында автобуска утырган. Константиновкага кайтырга чыккан, ләкин өенә кайтып җитмәгән. Фаразланганча, 71 нче автобуста барган.Хәзерге вакытта кызны эзләүгә барлык полиция хезмәтләре дә юнәлдерелгән.
Кызның кайда булуын белгән һәркемнең телефоннан шалтыратуын сорыйбыз: 02, 112, (843) 291 20 02, +7 (927) 440 02 79.
Свежие комментарии