На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Что, эта татарва претендует на двуязычие в стране, что ли? На "Х" ОНИ ТУТ НУЖНЫ? У НИХ ЕСТЬ СВОИ ИЗДАНИЯ, ПУСТЬ ТАМ И...Татарстан галимнә...
  • Коля Колянов
    А на русском можно было написать, или перевод .Яшьләр эшләре мин...
  • Ингерман Ланская
    багарлы, кузалЮгары Осланның Кы...

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» кичәсендә импровазациягә корылган биюләр күрсәткәннәр

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының бишенче чарасы узды. Бу кичтә компьютер программасы ярдәмендә очраклы рәвештә биюче, музыкантлардан командалар билгеләнде һәм алар төрле импровизацион биюләр башкарды. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Мәгариф министрлыгының «Россиянең милли горурлыгы» билгесе иясе, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-солисты Фәридә Кикар җитәкчелегендәге «Бәхет» арт-фолк төркеме ачып җибәрде.

Аннан соң чара яңа төрле форматта дәвам итте. Ул биючеләрнең һәм музыкантларның импровизациясенә корылган иде», - диелә хәбәрдә.

Бер төркем биючеләр – Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Алинә Гыйлманова, Алсу Абашева, Айнур Фәизов, «ИДЕАЛ» шоу балет җитәкчесе Александр Деветьяров, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең экс артисты, «Адымнар» күптелле комплексының «ZAMAN» бию ансамбле җитәкчесе Юлия Буятова, педагог-балетмейстер һәм «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Лилия Аглиуллина үзара баттлда көч сынашып, татар биюенең бөтен төрлелеген күрсәтте.

Биючеләргә музыкантлар – битмейкер һәм диджей Ислам Вәлиев (Malsi music), баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов, композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов һәм баянчы Газинур Равилов ярдәм итте.

Чараның алып баручылары – проектның кураторы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова һәм радио алып баручысы Данис Хисмәтуллин. Проектның тагын бер кураторы – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәйдә Миңнебаева.

Мастер-класс барышында катнашучылар түгәрәккә басып, бию хәрәкәтләрен өйрәнде, бер-берсе белән парлап биеде. Остаханәгә килүче кунакларның берсе башкаруында Илһам Шакиров репертуарыннан «Чыгарсыңмы каршы алырга» җыры яңгырый башлауга һәммәсе дә вальс әйләнә башлады. Кичке чарага әнә шундый матур нокта куелды.

  • «Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләрен Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда була.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх