Россия мохтаҗ булган һәркемгә сәяси сыену урыны тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында, илдә Украина лидеры Владимир Зеленскийга андый сыеныр урын бирерләр идеме икән, дигән сорауга җавап биргәндә әйтте.
«Аңа (Зеленскийга) андый урын кирәк булыр дип уйламыйм.
Ул нинди карарга барыр, белмим, Украинаның югары сәяси җитәкчелегеннән чит илгә киткән башкалар кебек үк, ул да китәр, дип уйлыйм. Аны, үзе кемнәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртса, шул кешеләр дә тәрбиягә алыр анысы», – дигән фаразлары белән уртаклашты Путин.«Әгәр дә ул, көтмәгәндә, табакеркадан шайтан кебек кисәк килеп чыкса, сәяси сыеныр урын кирәк дисә, Россия беркемне кире какмый», – дип өстәде РФ Президенты.
Свежие комментарии