Ташкент шәһәрендә Мирзо Улугбек исемендәге Central Park майданында Сабан туе узды. Бу хакта Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Музыка, биюләр, традицияләр, уеннар, спорт ярышлары, көлү, сыйлану һәм күңел җылысы өчен без татар халык бәйрәменең бу атмосферасын яратабыз.
Шатлыкларын уртаклашкан, чын күңелдән көлгән һәм биегән, оештыруда ярдәм иткән, үз халкының гореф-гадәтләрен һәм тамырларын искә төшергән һәм үзенең булуы белән җылылык бүләк иткән һәркемгә рәхмәт. Татарстан Республикасы Актаныш районына, ансамбльләргә һәм артистларга, волонтерларга, иганәчеләргә, паркка, күрше шәһәрләрдән һәм республикалардан килгән кунакларга, бәйрәмдә катнашучыларга аерым рәхмәт», – диелә хәбәрдә.
Фото: © Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәгенең телеграм-каналы
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии