На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    ПОШЛИ НА "Х" в свои тюркские издания... ЗДЕСЬ ИЗВОЛЬТЕ ГОВОРИТЬ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ!Болгарда балалар ...
  • Антонина Лаврентьева
    "Аргументы и факты" не в курсе , что Зеля никто по должности? Наркоша курьер между бандеровцами и их кураторами.И все!Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Николай
    А почему статья без перевода? Если уж выходишь на "большие" ресурсы, будь добр и пиши на государственном языке, или п...Миңнеханов: Татар...

Татарстан Фәннәр академиясе «Яндекс» сервисларына татар телен интеграциялиячәк

Татарстан Фәннәр академиясе «Яндекс» белән килешү имзалады, тантана бүген Kazan Digital Week кысаларында узды. Документны имзалауда ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә региональ хезмәттәшлек буенча директор Антон Москаленков катнашты.

«Килешү текст һәм сөйләмне автоматик эшкәртү өлкәсендәге эшләнмәләргә кагыла.

Фәннәр академиясендә җитәрлек эшләнмәләр, dataset бар. Безнең бурыч – татар телен «Яндекс» сервисларына мөмкин кадәр интеграцияләү», - дип сөйләде «Татар-информ»га килешүне имзалаганнан соң Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин.

Искәртик, моңарчы Kazan Digital Week форумында катнаш челтәрдә компьютерлар һәм кулланучылар белән үзәкләштерелгән рәвештә идарә итү өчен программа комплексын тәкъдим иттеләр. Ул Россия предприятиеләренә үзебезнең ил программа тәэминатына күчүне җиңеләйтәчәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх