Байконур космодромында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ракета җибәрүгә әзерлек эшләре төгәлләнә. Бүген ракетаның корпусына рәсми символика төшерделәр. Бу хакта «Роскосмос» дәүләт корпорациясе Телеграм-каналында хәбәр итте.
Ракета «Җиңү ракетасы» дип аталган. 8 апрельдә ул идарә ителә торган яңа «Союз МС-27» кораблен орбитага җибәрәчәк.
Экипаж составында – Татарстан космонавты Сергей Рыжиков, Россия космонавты Алексей Зубрицкий, шулай ук NASA астронавты Джонатан Ким.
Свежие комментарии