На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Мөфти шәех Равил Гайнетдин Роза Шакированы «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләде

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Баш мөфти шәех Равил Гайнетдин Татарстанның атказанган артисты Роза Шакирова белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда дини лидер Роза Шакировага Россия мөселманнарының иң югары бүләге «Әл-Фәхр» мактау орденын тапшырды.

«Рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән программаларга ярдәм иткәне, мәгариф өлкәсенә зур өлеш керткәне, Россия халыкларының бай мирасы белән таныштыра торган күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» - диелә мөфти имзалаган бүләкләү турындагы карар текстында.

Үз чиратында Роза Шакирова мөфти шәех Равил Гайнетдинга югары дәрәҗәдәге бүләк һәм казанышларын тануы өчен рәхмәт белдерде.

Ссылка на первоисточник
наверх