На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Казанда Бөтенроссия «Тормыш уты» факел эстафетасы узачак

25 апрельдә Казанда илнең барлык төбәкләрен берләштергән Бөтенроссия «Тормыш уты» факел эстафетасының бер этабы узачак.

Россия Федераль медицина-биология агентлыгы, «Импакт» хәйрия фонды һәм «Тормыш уты» социаль инициативаларга ярдәм итү фонды Бөтенроссия «Тормыш уты» факел эстафетасын башлап җибәрде.

Эстафетаның максаты – Сөяк мие донорлары федераль регистрына яңа донорлар җәлеп итү. Бу лейкемия һәм башка җитди авырулардан интегүче кешеләрне коткару шансларын арттырырга ярдәм итәчәк.

Бүгенге көндә Сөяк мие донорлары федераль регистрында 450 меңнән артык потенциаль донор бар. Генетик яктан туры килә торган донор табу ихтималы нибары 10 000гә 1 генә. «Тормыш уты» эстафетасында катнашу – ул, регистрга кушылып, мохтаҗларга чын ярдәм күрсәтү мөмкинлеге.

Казанда эстафета 10:00 сәгатьтә «Урам» экстрим-паркы сәхнәсе яныннан («Променад» каһвәханәсеннән ерак түгел) башланып китәчәк, Кремль яр буе буйлап дәвам итәчәк һәм шулай ук «Урам» экстрим-паркы сәхнәсе янында тәмамланачак. Биредә Сөяк мие донорлары федераль регистрына кушылу өчен мобиль комплекс урнашачак.

Ссылка на первоисточник
наверх