На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Кичен Татарстанда томан, төнлә һәм иртән көчле җил көтелә

Бүген көндез һәм кич Татарстанда томан төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгендә кисәттеләр.

Моннан тыш, якшәмбе, 24 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республикада көчле җил фаразлана. Аның тизлеге секундына 15-20 метрга, ә урыны белән 23 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Казанда җилнең тизлеге секундына 23 метрга җитәчәк.

Синоптиклар киләсе атна башында Татарстанда салкыннар башланачагы турында хәбәр иткән иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх