Россиядә инфляция төп ставканы күтәрү нәтиҗәсендә акрыная башлады. Вице-премьер Александр Новак Рус икътисади форумында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, июль аенда инфляция иң югары күрсәткечкә – 9,2 процентка җиткән иде, шуннан соң түбәнәя башлады. Хәзерге вакытта инфляция күрсәткече 1 ноябрьгә карата 8 процентка тигез.
Өстәвенә, вице-премьер әйтүенчә, Хөкүмәт алга таба динамика белән нәрсә булачагын караячак.Ул билгеләп үткәнчә, Үзәк банк нәкъ менә инфляцияне киметү өчен төп ставканы күтәрә һәм катгый кредит-акча сәясәте алып бара.
Искәртеп узабыз, элегрәк Үзәк банк төп ставканы еллык 19 проценттан 21 процентка кадәр күтәргән иде. Бу – 2022 елның февраленнән (ул чагында 20 процентка күтәрелде) бирле иң югары күрсәткеч. Регуляторда аңлатуларынча, инфляция июльдәге фаразларга караганда тизрәк арта. Шуны күздә тотып, Үзәк банк инфляцияне максатка кире кайтару өчен кредит-акча сәясәтен катгыйландырачак.
Свежие комментарии