На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Рөстәм Миңнеханов балтачлыларны рекордлы күләмдә сөт җитештерүләре белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллинны, шулай ук район хезмәтчәннәрен хезмәт казанышы белән котлады. Районда беренче тапкыр тәүлегенә 400 тонна сөт җитештерелгән.

«Барлык балтачлыларның бердәм һәм максатчан эш нәтиҗәсе авыл хуҗалыгы җитештерүендә республикабызның лидерлык позицияләрен тагын бер кат дәлилләде», - дип язган Татарстан җитәкчесе үзенең котлау телеграммасында.

Аның сүзләренчә, бүген һәр хезмәткәрнең намуслы хезмәте кадерле. «Без барыбыз да уртак эш мәнфәгатьләрендә хезмәт итәбез һәм республикабызның, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертәбез. Профессионализм, эшкә тугры һәм бердәм булганыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Барчагызга исәнлек-саулык, бәхет, республикабызга багышланган олы хезмәтегездә уңышлар телим. Алга таба да дәртләнеп, көч-куәт биреп эшләрсез диеп ышанам. Зур рәхмәт сезгә, кадерле балтачлылар!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов.

Ссылка на первоисточник
наверх