На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Андрей Павлов
    Киргуду! Бамбарбия!Бензин алу мөмкин...
  • Влад Бонд
    Что за херня?Миңнеханов: Татар...
  • александр
    офигенная статья. жаль, что не знаю на каком языке, а то бы перевел.Алексей Песошин Б...

Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия кубогы этабында Александр Большунов өченче булды

Бүген Татарстан Республикасының Тынычлык бистәсендә чаңгы ярышлары буенча Россия кубогы бишенче этабының финалы тәмамланды, дип яза «Татар-информ».

Хатын-кызлар арасында финалда Татарстан Республикасы җыелмасыннан берьюлы ике спортчы призлы урыннар яулады. Анастасия Фалеева (3:25.77) – беренче, Наталья Терентьева (3:25.

92) икенче булып килде. Томск өлкәсеннән Алена Баранова (3:27.06) бронза медальгә лаек булды. Ярышларда шулай ук Татарстанны тәкъдим итүче Ольга Сергеева (3:30.38) бишенче урынны яулады.

Татарстанның ир-атлар җыелма командасы вәкилләре исә финалда бер алтын медаль дә алмады. Александр Терентьев (Төмән өлкәсе, 2:55.60) - беренче, Ермил Вокуев (Коми Республикасы, 2:55.74) икенче булып килде. Татарстанны тәкъдим итүче Александр Большунов (2:56.14), Иван Горбунов (2:56.16) һәм Сергей Забалуев (3:00.08) өченче, дүртенче һәм алтынчы урынга лаек булды.

Искәртеп узабыз, чаңгы ярышлары буенча Россия кубогы бишенче этабының соңгы узышлары иртәгә башлана. Бу көнне шәхси ярышлар (скиатлон 10+10 километр) оештырыла. Хатын-кызлар Мәскәү вакыты белән – 11.00 сәгатьтә, ир-атлар 12.50 сәгатьтә стартка чыга.

 

Ссылка на первоисточник
наверх