Татарстанның 34 торак пунктында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары төзеләчәк. Эшләрне башкаруга 329,5 миллион сум юнәлтеләчәк. Бу дәүләт сатып алулары порталындагы мәгълүматтан билгеле булды.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктлары Балтач, Азнакай, Әлки, Биектау, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Сарман, Нурлат, Тукай, Ютазы һәм башка районнарда барлыкка киләчәк.
Объектларны 2025 елның 1 декабренә кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла.Төзелешне Россия һәм Татарстан бюджетларыннан финанслаячаклар. Заказчы – ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.
Исегезгә төшерик, фельшер-акушерлык пунктлары «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Проект илдә Президент Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла.
Свежие комментарии