На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Тоткындагы кешеләргә Саклану министрлыгы белән контракт төзегән өчен түләү бирелмәячәк

Тоткында булган кешеләргә Саклану министрлыгы белән контракт төзегән өчен түләү бирелмәячәк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Россия Хөкүмәте РФ Кораллы көчләре белән контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү тәртибен төгәлләштерде. Документ хокукый актлар рәсми порталында чыкты.

Төзәтмәләр нигезендә, хөкем ителгән гражданнар РФ Кораллы көчләре белән контракт имзалаган өчен бер тапкыр бирелә торган түләү алмый башлый.

«Россия Федерациясе Президенты указлары белән билгеләнгән бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә хәрби хезмәт узу турында контракт төзелгән көндә иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза үтәгән РФ гражданнарына түләнмәвен билгеләргә», – диелә документта.

Документ 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Ссылка на первоисточник
наверх