Кичә Казанда автоинспекторлар социаль челтәрләрдә бер машина йөртүче Оренбург тракты урамында тротуар буйлап барган видеоязмага тап булган.
Кич белән, 4 июньдә, шул ук машина Җиңү проспектындагы йортларның берсе каршында автобус полосасыннан хәрәкәт иткән.
Автоинспекторлар KIA автомобиле руле артында Питрәч районында яшәүче 21 яшьлек ир-егет булуын ачыклаган.
Егет гаебен таныган.Аңа карата машина белән куркыныч идарә иткән, тротуардан һәм автобус полосасыннан йөргән, ОСАГО полисы булмаган өчен административ материаллар төзегәннәр.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии