На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • valeri bolgov
    Меня одолевают не приятные сомнения, почему на русском сайте статьи на татарском языке. Это что, татарский сайт или в...Бөтенроссия авыл ...
  • Анна Эржибова
    Пора учить татарский,кроме башки мастер ничего не понялаРоберт Миңнуллин ...
  • Андрей Зарубкин
    Здесь общаются на русском языке!Талия Миңнуллина ...

Тинчурин театры Тукай туган көненә багышланган чаралар циклын игълан итте

Тинчурин театры 26 апрель — Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланган чаралар циклын оештыра.

«Чаралар КФУ, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Габдулла Тукай әдәби музее һәм Казан музыка көллияте белән берлектә оештырыла», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

23 апрель 16:00 сәгатьтә «Интеллектуаль уен» узачак. Уенда Тинчурин театрына һәм Габдулла Тукайга бәйле сораулар булачак. Җиңүчеләргә театрдан һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак.

Уенның җюри әгъзалары: Габдулла Тукай әдәби музее җитәкчесе Гүзәл Төхвәтова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясе Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова.

Теркәлү сылтама аша. Катнашу шарты: 23 апрель 18:30 сәгатьтәге «Хыялый» спектакленә билет алу.

24 апрель 17.30 сәгатьтә Тинчурин театрында «Тукай: мәхәббәт турында ихластан» шигъри-музыкаль кичәсе үтәчәк.

Кичәдә КФУның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе һәм И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студентлары катнашачак. Чараның махсус кунагы — шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Миңнуллина.

Теркәлү өчен сылтама. Чарага 18:30 сәгатьтә башланачак «Ай былбылым!» спектакленә алынган билетлар буенча кереп булачак.

 

Ссылка на первоисточник
наверх