На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Юрий Гаврилов
    Читат,читал так и не понял ни хренаМәгариф министры ...
  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...

Владимир Путин Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләрен, ветераннарын бәйрәм белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләрен, ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау Кремльнең рәсми сайтында чыкты.

«Су транспорты – илебез икътисадының төп секторларының берсе. Ул Россиянең иминлеген һәм мөстәкыйльлеген ныгытуга, төбәкләрнең сәнәгать, индустриаль, туристик потенциалын ачуга, сәүдә элемтәләрен һәм халыкара кооперацияне алга җибәрүгә зур өлеш кертә», – диде Президент.

Ул тармакның Арктика, Себер һәм Ерак Көнчыгышны үзләштерүгә керткән өлешен аерым билгеләп үтте.

Путин искәрткәнчә, бүген тармак алдында җитди бурычлар тора, шул исәптән яңа логистик маршрутларны үстерү һәм инфраструктураны модернизацияләү. Аның сүзләренчә, Дәүләт суднолар һәм портлар төзелешенә, шулай ук эчке су юлларын үстерүгә ярдәм итүен дәвам итәчәк.

Президент флотның хәзерге белгечләре үз эшләрендә Бөек Ватан сугышы елларында диңгез һәм елга транспорты эшен тәэмин итүчеләрнең тәҗрибәсенә һәм каһарманлыгына таянуларына ышаныч белдерде.

«Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм Россия файдасына яңа казанышлар телим», – дип котлавын тәмамлады дәүләт башлыгы.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх