На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

• мирас Закироув
Рад за земляков,успехов!Кайбыч укучылары ...
• Саматов Бахром
Я полностью прочёл, как мог и думаю, согласиться с опусом или нет.  :))) Потому что ничего не понял, что написано.Миңнеханов Вознес...
• Владимир Соловьев
ЧТО - ЧТО?!Илназ Фазуллин: «...

Рәдиф Гаташ Шигырь бәйрәме турында: Формат та, шигырь дә беркайчан да искерә алмый

Соңгы елларда Шигырь бәйрәме тирәсендә төрле тәнкыйть сүзләре йөри башлады. Кемдер чарага яңа төсмер өстәргә кирәклеген әйтсә, башкалар аны традицион рухта калдыруны хуплады. Шагыйрь Рәдиф Гаташ бу темага карата үз фикерен белдерде.

Акыллы кеше, миңа картлар, теге кеше ошамый, дип язып чыкмый бит. Ул – шизофрениклар сүзе булырга мөмкин. Бу – фашистик сүзләр...

Һич кенә дә искермәде. 1958 елда беренче тапкыр Тукай премиясе чыкты. 1961 елга кадәр Тукай мәйданындагы шагыйрь һәйкәле янында дәвам итте, аннан соң бераз үткәрелми торды. Аннары 1970 елларда Опера һәм балет театры янындагы һәйкәл тирәсенә күчте. Тукай һәйкәлен сырып, обком кешеләреме, җаваплы кешеләр, өлкәннәр, Хәсән Туфан, Нури Арсланнар, Нәби Дәүлиләр – бөтенесе дә шунда була иде. Рус, яһүдләрдән, башка халыклардан – бөтенесе дә шунда булып, шигырен дә укыйлар, бәйрәм булган хөрмәттән басып торалар иде. Лауреатларны да шунда тәбриклиләр иде. Мондый әйбер беркайчан да искерми.

Кеше әзәя, чөнки аларга әйтелмәгән, җыймаганга гына. Мәктәпләрдән, башка җирләрдән укытучыларны, укучыларны китереп булмый идеме? Моңа кадәр мин үзем дә берничә тапкыр алып бардым. Мәктәпләрдән малайлар, кызлар үзләре Тукай шигырьләрен укыйлар иде. Һәр елны киләселәре килә иде. Башта, чәчәкләр салганда, коеп, берничә сәгать яңгыр яуды, аннары ничек суык булды. Килгәннәре дә бик әйбәт. Яңгыр, салкын булуы аркасында килмәгәннәрдер.

Нигә яшьләрне җәлеп итәргә? Алар үзләренең көчсезлекләрен таныйлар! Традицияләрне белмәгән кеше шагыйрь була алмый беркайчан да. Соңгы елларда русча укуның, рус мәктәпләреннән килүнең, татар теленең 1 сәгатькә генә калуының нәтиҗәсе. Көчләреннән килми икән – килмәсеннәр. Килгән яшьләре шигырьләрен бик әйбәт сөйләп киттеләр. Быел яшьләр матур алып барды, бер сүзем дә юк. Бик җаваплы эш.

Мин 66 ел дәвамында даими рәвештә катнашып киләм. Беркайчан да ниндидер төшенкелек, күңелсезлек белән таралган юк иде әле. Илдәге үзгәрешләр, телгә мөнәсәбәт шагыйрьләрнең шигырьләрендә чагылып килде.

Кемнедер мин яратмыйм дип, аны үз эчеңдәгесен белгертмиләр. Бу – хөрмәтсезлек. Йөгәнсезлекнең соңгы бер чиге бу. Куертырга теләп, журналистларга пиар өчен материал җыйган кешеләр шулай сөйли.

Тантанада премияләрне тапшыру Җәлил театрында барды. Халык шунда булып, арыган булырга, кайтып китәргә мөмкин. (Рәдиф Гаташ башка елларны истә тотып әйтте күрәсең, быел премияләрне тапшыру Кремльдә булды. – «Интертат»).

20-30 яшьтән башлап 90 яшькә кадәр татарча белә торган, әдәбиятны, сәнгатьне аңлый, милләтне хөрмәт итә торган башка кешеләр дә әле җитә. Журналистларның буталуы, фикер тудырырга тырышуы махсус эшләнгән дә булырга мөмкин. Артык куертырга тырышулардан «бу әйберләр бетсен, кирәге юк» дигән шикелле фикер кала.

Формат та, шигырь дә беркайчан да искерә алмый. Татар әдәбиятына, мирасына тартылган кеше, нәрсәләр, кемнәр яздылар икән, дип кызыксына. Татар шигърияте бик зур. Аның белән уйнарга да, шаярырга да ярамый. Халык килде. Кимчелек күргәндә ниндидер әрнү булырга мөмкин. Үзең шундый югарыга җитмәгән башың белән «мин боларны китермәс идем, Тукай премиясе бирмәс идем» дип утыру килешми, – ди ул.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән бу хакта «Интертат» сайты өчен Ләйсән Рәхмәтуллина сөйләште.

Шигырь бәйрәменә яңа сулыш өреп булырмы? (Әллә барысын да искечә калдырыргамы?

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх