«Махсус хәрби операциягә мичләр» проекты Алабуга политехника көллияте директоры Светлана Соколова ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бу студентлар махсус хәрби операциядәгеләргә «икеләтә» җылылык бүләк итә: хатларда — рухи ярдәм булса, алар ясаган тимер мичләр безнең солдатларны салкыннардан коткара. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Менә инде өч ел дәвамында Алабуга политехника көллияте укучылары махсус хәрби операция зонасында булганнарга ярдәм итә. Башта алар Украина хәрби көчләренең хәрби хәрәкәтләреннән зыян күргән тыныч халыкка булыша. Ә өлешчә мобилизация башлану белән волонтерлар, «Яшь гвардия» хәрәкәте кысаларында безнең хәрбиләргә дә ярдәм итә башлый. Алабуга политехник көллиятендә гуманитар йөкне сортларга аерып, аларны машиналарга төяүдән башлап, тимер мичләр җитештерүгә кадәр ярдәм күрсәтелә.
Политехника көллияте укучылары практик дәресләрендә тимер мичләр ясыйлар. Мичләрнең проектын көллият укучылары үзләре эшләгән, аны мастер белән килештергәннәр һәм бу вакыт эчендә барлыгы 75 мич җитештергәннәр.
— Мондый мичләрнең кирәклеге өлешчә мобилизация башланганчы ук билгеле иде. Алар Херсон, Лисичанск, Рубежный, Запорожье, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында яшәүче тыныч халыкка таләп ителде. Шартлаулар һәм янгыннардан соң кешеләр йорт-җирсез кала, сарайларда туңып яшәргә мәҗбүр була. Менә шул вакытта безнең мичләр бик яхшы ярдәм итте. Бу мичләрдә ризык әзерләргә дә, әйберләрне киптерергә дә, җылынырга да мөмкин. Утын белән проблема булганда, мичләрне окоп шәмнәре белән ягып җылыталар. Сүз уңаеннан, көллият волонтерлары шәмнәрне дә үзләре ясый, — дип сөйли «Без бергә» иҗтимагый хәрәкәт координаторы Роман Епанешников.
Алабуга политехник көллияте студентлары җитештергән мичләрнең беренче партиясе Лисичанскига җибәрелгән. Ул вакытта гуманитар йөк белән 25 мич киткән. Тагын 25 мичтән торган чираттагы гуманитар йөк инде безнең хәрбиләр өчен җитештерелә. Хәзерге вакытта Алабуга егетләренең мичләре «Тимер» һәм «Алга» батальоннары, 1232, 1234, 430 нчы полк хәрбиләрен җылыта.
«Махсус хәрби операция өчен мичләр» проекты Алабуга политехник көллияте директоры Светлана Соколова ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Бүлеп бирелгән акчага мич ясау өчен материал сатып алына. Мичләрне күгәргән тимер түгел, ә өр-яңа материал кулланып ясыйлар. Якын арада әлеге проектны дәвам итү планлаштырыла.
Свежие комментарии