На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Илдус Заһидуллин: Гаяз Исхакый исемендәге Татар мәдәни үзәген булдырыйк

Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Илдус Заһидуллин Гаяз Исхакый исемендәге Татар мәдәни үзәген булдырырга тәкъдим итте.

«2026 елда Чистайда «Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында татар иҗтимагый хәрәкәте» музеен оештыру һәм ачу турында ТР Мәдәният министрлыгына мөрәҗәгать итик.

Шулай ук, Чистай районы җитәкчелегенә Гаяз Исхакый исемендәге Татар мәдәни үзәге өчен, Чистайда бина бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм», – диде ул «Чистайда татар мәдәнияте» түгәрәк өстәлендә.

Аның әйтүенчә, Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы җитәкчелегенә Чистай районы колхозлары һәм татар мәктәпләре тарихларын язу буенча конкурс оештыруны тәкъдим итәргә кирәк. Ә Фатих Әмирхан музее исә Казанда булырга тиеш.

«Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы җитәкчелегенә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә тыюлык базасында Чистай һәм округ татарларының тарихи-мәдәни мирасына, татар авыллары тарихына һәм татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган ел саен уздырыла торган «Исхакый укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясен уздыруны тәкъдим итәм, конференция материалларын бастырып чыгарып булыр иде», – диде Илдус Заһидуллин.

 

Ссылка на первоисточник
наверх