На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Татарстан хаҗилары Согуд Гарәбстанына барып җитте

Татарстан хаҗилары, хаҗ кылу йолаларын башкару өчен, Согуд Гарәбстаны Корольлегенә оча башлады. Хаҗиларның беренче төркеме Мәккә һәм Мәдинәнең изге җирләренә 2025 елның 17 маенда юл тотты. Хаҗ кылучыларның төп агымы - барлыгы 365 кеше (7 төркем) - анда 26 майда юл тотачак. Алар Казанга 15 июньдә кайтачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

2025 елда хаҗга республикадан барлыгы 1800 хаҗи китәчәк. «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ операторы хаҗиларының соңгы төркеме 31 майда юлга чыгачак. Хаҗилар Татарстанга 13 июньдә кайта башлый, соңгы төркем 2025 елның 21 июнендә кайта.

Хаҗ кылучыларны фикһ – йолаларны үтәү кагыйдәләрен, гарәп һәм татар телләрен, Согуд Гарәбстаны Корольлеге кануннарын белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озата бара. Хаҗ дәвамында алар хаҗиларга киңәшләр бирәчәк, йолаларга өйрәтәчәк, шулай ук хаҗ турында вәгазьләр сөйләячәк. Җитәкчеләр хаҗ һәм гомрә үтәү тәҗрибәсеннән, шәригать фәннәрен һ.б. белү дәрәҗәсеннән чыгып сайланды.

Моннан тыш, һәрбер төркемгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар беркетелде. Алар хаҗиларның сәламәтлеген бөтен хаҗ кылу барышында кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Һәр кунакханәдә оештырылган медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли. Гомумән алганда, 2025 елда, хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен, кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы һәм башка табиблар – барлыгы 20 белгеч җәлеп ителде. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан.

Нәзарәт белгечләре һәм төркем җитәкчеләре, сәфәргә чыгар алдыннан, булачак хаҗилар өчен онлайн һәм офлайн форматларда очрашулар һәм дәресләр үткәрде. Биредә аларга Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның тәртибе, чит илдә, кунакханәдә, җәмәгать урыннарында, мәчеттә, экскурсияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды,

Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә, гомрә һәм хаҗ гыйбадәтләреннән буш вакытта, хаҗиләр өчен автобус белән һәм җәяүле экскурсияләр үткәрү көтелә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх