Россиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) генераль директоры Вероника Логинова фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның читләштерү вакыты төгәлләнгәннән соң спортка кайту ихтималы турында әйтте.
«Без фигуралы шуучының мөрәҗәгатьләренә җавап бирүне дәвам итәбез. Дисквалификациянең бөтен чоры дәвамында мөрәҗәгатьләр алдык.
Дисквалификациядә булуның барлык чорларын һәм шартларын төгәл үтәү турындагы мондый позициягә зур хөрмәт белән карыйбыз. Аның күнегүләргә кайтуы буенча, мөгаен, аның үзеннән ачыклау яхшырак булыр. Аның кайчан әйләнеп кайтырга мөмкин булуы турында без аңлатма бирдек. Кайту турындагы карар, әлбәттә, аның үзендә», – дип яза Логинова сүзләрен «Спорт-Экспресс».Искәртеп үтик, 29 гыйнварда спорт Арбитраж суды (CAS) Камилә Вәлиеваны допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләде, шулай ук 2021 елның 25 декабреннән аның нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды. Допинг эшен тикшерү тәмамлангач, ISU фигуристканың 2022 елгы команда турниры медальләрен яңадан бүлеп бирде. Алтынны – АКШ, көмешне Япониягә бирде, Россиягә исә бронза эләкте.
Камиләнең дисквалификациясе 2025 елның 25 декабрендә төгәлләнә.
Свежие комментарии