На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Икътисадчы Колганов Россиядә ни өчен пенсияләрне гамәлдән чыгармауларын аңлатты

Эшләүче халыкның кимүе пенсияләрне тулысынча бетерүгә китермәячәк. Бу хакта «Татар-информ»га икътисадчы Андрей Колганов хәбәр итте.

Элегрәк публицист Сергей Мардан Телеграм-каналында агымдагы демографик тенденция вакытында күпчелек алга киткән илләргә 15-25 елдан соң пенсияләрне гамәлдән чыгарырга туры киләчәк, дип язган иде.

«Проблема чыннан да бар. Халык картая барган саен пенсия яшендәге затлар белән эшләүче кешеләр арасындагы нисбәт үзгәрә һәм эшләүче халык файдасына түгел. Һәм бу проблема күп илләргә кагыла. Шуңа да карамастан, әлеге процесс эшләүче буынның өлкәннәрне гомумән тәэмин итә алмаячагына китерәчәк дип санау – бик үк дөрес түгел», - диде агентлык әңгәмәдәше.

Пенсияләрне саклап калу өчен ике каршылыклы тенденция бар, дип аңлатты ул.

«Беренчедән, өлкән буынның хезмәт активлыгы вакытын озайтуга китерә торган чаралар кулланыла. Пенсия яшенә җиткән кеше һәрвакытта да эшеннән туктамый. Бездә хәзер Россиядә пенсия яшендәге кешеләрнең өчтән бере эшләвен дәвам итә. Шуңа күрә пенсионерларның шактый өлеше эшләми торган яшьтәшләрен тоту өчен кирәкле ресурслар булдырырга сәләтле», - диде икътисадчы.

Икенче тенденция халыкның демографик структурасын стационар модель файдасына үзгәртүдән гыйбарәт.

«Яшь буынның саны артмый, ләкин кимеми дә, һәм халыкның гомуми саны бер дәрәҗәдә кала. Һәм эшләүче белән эшләмәүче халык арасындагы нисбәт теркәлә һәм начар якка үзгәрүдән туктый», - дип аңлатты Колганов.

Ссылка на первоисточник
наверх