На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Maxim
    Мне лично нравится на татарском читать: со временем - выучу, ещё бы добавить угорский - Карельский или мордовский: та...Миңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Нац вопрос кто то решил раскрутитьМиңнеханов су объ...
  • Алексей Мельник
    Это че? Давайте будем писать на языках который знает, я на немецком, кто то на английском, испанском ... А тут вообще...Миңнеханов су объ...

Балалары булган барлык студентларга стипендия түләргә тәкъдим иттеләр

Стипендияне балалары булган көндезге бүлектә укучы студентларга гына түгел, ә, бюджет яки бюджет булмаган формада белем алуга карамастан, көндезге-читтән торып уку һәм читтән торып уку бүлекләрендә укучыларга да түләргә кирәк, дип саный сенатор Наталия Косихина. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы Хезмәт министрлыгына студентлар өчен яңа социаль стипендия турында тәкъдим юллаган.

Инициатива мәктәпкәчә яшьтәге баласы булган һәм югары уку йортларында укучы әни һәм әти кешеләргә ай саен минималь хезмәт хакы күләмендә стипендия түләүне күздә тота.

«Уку һәм бала үстерүне бергә алып баручы яшь гражданнарга ярдәм итү һәм яклауга нигезләнгән дөрес һәм мөһим тәкъдим. Киләсе елда минималь хезмәт хакы күләме 22 мең сумнан артып китәргә мөмкин, дип фаразлыйлар. Бу – укуны ташламыйча, аны лаеклы рәвештә тәмамларга теләгән, әмма шул ук вакытта үзен һәм баласын тәэмин итәр өчен өстәмә эштә эшләп акча юнәтергә мәҗбүр булган ата-аналар өчен бик кирәкле матди түләүләр», – ди Косихина «РИА Новости»га.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх