На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Татарстанда көчле җил сәбәпле кисәтү игълан ителде

Татарстанда көчле җил сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Иртәгә синоптиклар республика территориясендә җепшек кар һәм яңгыр явачак дип вәгъдә итә, урыны белән җепшек кар ябышырга һәм бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Явым-төшем вакытында күз күременең 1-2 километрга кадәр начараюы ихтимал.

Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә, урыны белән 25 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Һава температурасы төнлә +2..-2 градус тәшкил итсә, иртән һәм көндез циклонның җылы секторы зонасында ул +4..+9 градуска кадәр күтәреләчәк. Кичен исә температура +3..-2 градуска кадәр түбәнәя. Юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Һава шартлары начараюга бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе машина йөртүчеләргә тизлек режимын һәм дистанция сакларга, кискен маневрлар ясамаска һәм кисәк тормозга басмаска чакыра. Автомобильләрне агачлар, баганалар, реклама такталары, электр линияләреннән ерактарак калдырырга кирәк. Үз чиратында, җәяүлеләргә яхшылап беркетелмәгән конструкцияләрне әйләнеп үтәргә һәм агач астында тормаска киңәш ителә.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх