На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Виктор Рубцов
    Все добрые люди поздравляют друзей с днём рождения.Рөстәм Миңнеханов...
  • Sergey Pnz
    У нас в стране, официальный язык - русский. Зачем писать в общую сеть на непонятном языке.Васил Шәйхразыев ...
  • галина
    А где перевод? Что за абра кадабра?«Авыл укытучысы –...

Саба районында яшәүче тарихчы бабасы нигезендә «Крестьян өе» музеен булдырган

Саба районында тарихчы-педагог, район тарихы буенча дәреслек авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Сафин бабасы нигезендә «Крестьян өе» музеен булдырган. 2014 елда «Юлбатым. Ямбулатым» дигән тарихи басма нәшер итеп, һаман да туган төбәге белән бәйле истәлекләрне барлый, тарих төпкелләренә тирәнрәк төшүен дәвам итә.

Бу хакта https://saby-rt.ru/ сайтында Фәридә Вилданова яза.

Илдар Фатхулла улы ике ел элек әнисе ягыннан Ильяс бабасы нигезе урынына «Крестьян өе» дип аталган шәхси туган якны өйрәнү музее булдырып, бүген биредә тарих белән кызыксынучыларны кабул итә. Музейда бабаларының моннан йөз еллар элек тормыш-көнкүрешен чагылдыручы, шул чактан бирле сакланып килгән җиһазлар урнаштырылган.

Башка музейлардан шул ягы белән дә үзенчәлекле: бирегә килүчеләр борынгы экспонатлар белән танышу белән бергә, тарих тузанында калган борынгы хезмәт төрләре – уфалла арбасы тарту, чабагач белән көлтә сугу, ярма яру, чабата кию, чолгау бәйләү кебек гамәлләрне шәхсән үзләре башкарып карый ала.

Фото: © https://saby-rt.ru/

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх