На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Яшел Үзәндә «Тукай укулары» бәйгесе узды

28нче апрельдә Яшел Үзәндә «Тукай укулары» шигырь бәйрәме узды. Бәйгедә 50дән артык 1-11нче сыйныф укучылары катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмгә язучылар Галимжан Гыйлманов, Ленар Шәех, Рифат Сәлах, Камал артистлары, укытучылар чакырылган иде. «Ватан өчен яшәү — безнең бурыч» исемле шигырь бәйрәме Габдулла Тукай айлыгын, чараларны йомгаклап югары дәрәҗәдә тәмамланды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлнур Зиатдинова һәм иҗат белән шөгыльләнүче укытучылар катнашты.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Ссылка на первоисточник
наверх