8 Март бәйрәме һәм Бөтендөнья татар ашлары көне кысаларында Коми Республикасының Усинск шәһәре Мәдәният сараеның «Болгар» үзәгендә «Тәмле мирас» Татар милли кулинария фестивале оештырылды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар халкының аш-су сәнгате ерак гасырларга китүче милли һәм мәдәни традицияләргә бай, шул вакыт эчендә үзенчәлекләрен безнең көннәргә кадәр саклап калган милли ашлар барлыкка килгән.
Фестивальдә катнашучылар бәйрәм табынына чәкчәк, коймак, кыстыбый, өчпочмак, вак бәлеш, гөбәдия кебек традицион татар ризыклары әзерләде.
Табын янында «Татар ашларының нечкәлекләре» дигән темага мавыктыргыч әңгәмәләр үткәрелде, анда татар ашларының үзенчәлекләре турында сөйләштеләр, кайбер ризыкларга бәйле риваятьләрне искә төшерделәр, ризык әзерләү серләре белән уртаклаштылар, бөтен дөньяга танылган башкорт балы белән мәтрүшкәле чәй эчтеләр.
Автономиянең яшь активистлары Тимур һәм Камилла кош теле әзерләү алымын сурәтләде. «Болгар» татар, башкорт җыр ансамбле солисткасы Фәнилә Зыя кызы һәркемнең яраткан ризыгы - өчпочмак пешерү серләре белән уртаклашты. Автономия активисты Фәнәзия Шәмсулла кызы бик тәмле чәкчәк пешерде һәм аны әзерләү нечкәлекләре белән бүлеште. Ә 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Регина Салихова бу ризыкның барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Булат Корбанов һәм Артем Фатихов әниләре әзерләгән тәмле коймак, эремчек һәм җиләк-җимештән әзерләнгән бәлеш тәкъдим итте.
Ләйсән Зәки кызы һәм Марина Власова, шулай ук «Болгар» ансамбле солисты Ирина Даниловна кыстыбый турында сөйләде. 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Радмила Шакирҗанова кыстыбыйны ни өчен шулай дип атауларын аңлатты. Айгөл Ринат кызы һәркемне тәмле итле ризык – вак бәлеш белән сыйлады.
Автономиянең элеккеге рәисе Гөлфирә Әмир кызы, барысын да тәбикмәк белән сыйлап, милли ризыклар турында мавыктыргыч итеп сөйләде, кызыклы фактлар китерде һәм барлык чыгыш ясаучыларга ярдәм итте.
Свежие комментарии