На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что это!?Рөстәм Миңнеханов...
  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Төрекмәнстан белән хезмәттәшлекне үстерүне дәвам итәчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналында Төрекмәнстанга эш сәфәре нәтиҗәләре турында язды.

Республика җитәкчесе Ашхабадта төрекмән шагыйре һәм фикер иясе Мәхтүмколый Фрагиның тууына 300 ел тулуга багышланган «Чорлар һәм цивилизацияләрнең үзара бәйләнеше» Халыкара форумы узуын билгеләп үтте.

«Президентыбыз Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында мин дә форумда катнаштым!» - дип искәртте ул.

«Президентыбыз билгеләп үткәнчә, Татарстан Төрекмәнстан белән хезмәттәшлек буенча лидер. Бу эшне дәвам итәчәкбез!» - ди Миңнеханов.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Төрекмәнстан арасында товар әйләнеше 13 процентка арткан һәм 52 миллион доллар тәшкил иткән. Газ транспортлау, автомобиль- һәм судно төзелеше, энергетика һәм агросәнәгать комплексында алга таба үсү потенциалы бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх