На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты түләүсез татар теле курсларына чакыра

7 октябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Татарстан Республикасы халкы өчен түләүсез татар теле курслары башлана. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Курслар ике айга исәпләнелгән, 7 октябрьдә башланып, 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Тыңлаучылар, тел белү дәрәҗәсенә карап, төркемнәргә бүленәчәк: башлангыч һәм дәвам итүче.

Дәресләрнең вакыты – атнага өч тапкыр, 17.30 – 19.45 сәгатьтә. Курслардан соң, махсус тест үтеп, татар теле курсларын тәмамлау турында сертификат биреләчәк. Дәресләргә паспорт (бинага керү өчен), дәфтәр, ручка алып килергә кирәк», – диелә хәбәрдә.

Оештырылган төркемнәрнең исемлекләре, дәресләр расписаниесе, аудиторияләрнең номерлары һәм укытучылар турында мәгълүмат КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының беренче катындагы белдерүләр тактасына урнаштырылачак.

Курска язылу өчен, сылтама буенча теркәлү узарга кирәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх