На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Пензада татар телен өйрәнү буенча дәресләр башланды

Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте туган телне саклау буенча актив эшли. Ул үз эшчәнлеге кысаларында һәр якшәмбе 14.00-16.00 сәгатьләрдә түләүсез татар теле дәресләре үткәрә. Курсларны Каюм Насыйри институтының тәҗрибәле методисты, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Динә Янгуразова алып бара.

Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Курслар тәмамлангач, һәр укучыга татар телен белү дәрәҗәсен раслаучы сертификат биреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Пенза өлкәсенең татар милли-мәдәни мохтарияте үз укучыларын татар телен өйрәнү өчен кирәкле барлык дәреслекләр һәм уку әсбаплары белән тәэмин итә.

«Бу тырышлык татар телен саклап калуга һәм үстерүгә, шулай ук аның Пенза өлкәсендә татар яшьләре арасында актив файдалануына юнәлтелгән», диелгән хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх