Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте дәүләт иҗтимагый оешмасы рәисе Әсгать Сәфәров бүген Казанда «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте советы пленумы утырышын уздырды. Ул республиканың «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте оешуга 99 ел тулуга багышланды.
Сәфәров «Динамо»ның ел йомгаклары турында уңай фикер белдерде һәм очрашуга җыелганнарны һәм барлык клубташларны «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең бүген билгеләп үтелүче 99 еллыгы белән котлады.
Республика физкультура-спорт җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин, үз чиратында, узган елда командаларның әгъзалык кертемнәре яхшы булды, дип билгеләп үтте.
«Гомумән алганда, узган елда коллективлардан шәхси кертемнәр җыю һәм тапшыру югары инвестицион дәрәҗәдә узды. План канәгатьләнерлек дәрәҗәдә үтәлде», - дип тапшыра Гайсинның сүзләрен «Татар-информ» хәбәрчесе.
Татарстанның «Динамо» җәмгыяте составында 32 физкультура коллективы. Бу – барлык көч ведомстволары һәм 25 меңнән артык кешене үз эченә алган башка спорт оешмалары.
«Динамо»ның чирәмдәге хоккей, волейбол, туплы хоккей буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары – татарстанлыларның аерым горурлыгы. Уенчыларның күбесе үз спорт төрләрендә Россия илкүләм җыелма командалары әгъзалары булып тора, дип ассызыклады Сәфәров.
Свежие комментарии