Уфаның «Нур» театры баш режиссеры Азат Җиһаншинга театрның Чабаксар гастрольләрендә артистны алыштырып сәхнәгә чыгарга туры килгән.
Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры сәхнәсендә Уфаның «Нур» татар дәүләт театрының зур гастрольләре узган. Уфа татар театры чуваш тамашачысына Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану», Илгиз Зәйниевның «Хыял йорты», Зифа Кадыйрованың «Фатыйма» драмасын алып килгән.
Гастрольләр «Галиябану белән башланып, «Фатыйма» драмасы белән тәмамланган.
«Шулай да була икән – 16 елдан соң кабат сәхнәдә. «Фатыйма» спектаклендә ашыгыч рәвештә Якуп роленә керергә туры килде. Театрның гаҗәеп талантлы актрисасы Чулпан Раянова белән бер сәхнәдә уйнармын дип уйлаганым да юк иде», – дип язган аккаунтында спектакльнең режиссеры - Башкортстан Республикасының халык артисты Азат Җиһаншин.
Свежие комментарии