На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Татары, пошли вон с русскоязычных сайтов. ИЛИ ГОВОРИТЕ НА ГОСУДАРСТВЕННОМ ЯЗЫКЕ - НА РУССКОМ...Фәрит Мөхәммәтшин...
  • Владимир Ахтырченко
    Самоуправление региона- это не значит выходить в эфир на общегосударственных каналах России на своём региональном язы...Әгъзам Гобәйдулли...
  • Evgenija Palette
    ТЕПЕРЬ УЖЕ ЖИДЫ СТАЛИ ПРОПОГАНДИРОВАТЬ ИСЛАМ...Россия ислам инст...

Зәйдән Мамонт позывнойлы хәрби махсус операциядәге хезмәте һәм яралануы турында сөйләде

Зәйдән Мамонт позывнойлы хәрби 2023 елның ноябрендә РФ Саклану министрлыгы белән контракт имзалаган һәм махсус хәрби операция зонасына киткән. Хәзерге вакытта ул яралану сәбәпле кыска вакытлы ялда. Хәрби махсус операция зонасындагы хезмәте һәм хәрби операцияләрдә катнашуы турында сөйләде.

Ир-ат узган елның 3 гыйнварында Клещеевкадагы яуда яраланган.

Төркем минометлар утына дучар булганнан соң, хәрбигә исән калу өчен үлгән кыяфәт ясап төн чыгарга туры килгән.

«Яралангач, мин шунда ятып калдым, үлгән кыяфәт ясап төн чыктым, чөнки селкенергә ярамый иде. «Квадриклар» (квадрокоптерлар – Т-и. иск.) төнге өченче яртыдан иртәнге унга кадәр безнең өстән очып йөрде. Селкенсәң, шундук исән икәнеңне беләләр. Шуннан соң мине бер көнгә Луганскига, аннары ике көнгә Ростовка эвакуацияләделәр. 27 декабрьдә мине госпитальдән чыгардылар, хәзер реабилитация узам», - дип сөйләде ул.

Мамонтны яраланган соңгы яу өчен дүртенче дәрәҗә Георгий кресты белән бүләкләгәннәр. Ул анда яраланган солдатларны эвакуацияләргә ярдәм иткән һәм аларның берсен коткарып калган.

Хәрби хезмәткәр шулай ук дошманның үзен ничек тотуы һәм хәзерге сугышның нәрсә белән аерылып торуы турында сөйләде.

«Дошман дроннар, минометлар, артиллерия белән сугыша. Күзәтеп утыра, ә аннары безнең позицияләргә һөҗүм итә. Тагын чигенергә туры килә. Аннары алар керә, һәм шул ук карусель башлана», - диде хәрби.

Материал Айгөл Яруллина катнашында әзерләнде.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх