Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программалары, социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелеше турында сөйләде.
Татарстан Рәисе матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 22 мартка еллык план 35 проценткака үтәлгән, 1 млн 145 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Коммерциячел торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 4%ын тапшырган. Төзелгән 15 күп фатирлы йортның гомуми мәйданы 61 мең кв. метрдан артып китә. Еллык планның социаль агым өлешендә үтәлеше 32%ка бәяләнә. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 4се файдалануга тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы - 52 мең кв. м. Гадәттәгечә иң югары темпларны индивидуаль торак төзүчеләр күрсәтә - 1 млн 31 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Марат Айзатуллин шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында хәбәр итте. Ятим балаларны торак белән тәэмин итү буенча ярдәмче программага үзгәрешләр кертелгән - хәзер аларның саны 450 тәшкил итә. Әлеге категория вәкилләре өчен 37 фатир федераль бюджеттан финанслашу хисабына сатып алыначак. Хәзерге вакытта ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аларны сатып алуга аукцион игълан итәргә әзерләнә.
Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына 66 кеше кертелгән. Бүгенгә Яшьләр эшләре министрлыгы белән «Электрон бюджет» системасында 42 муниципалитет килешү төзегән. Бүгенгә барлык таныклыклар гаиләләргә тапшырылган, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының шәхси счетларына акча күчерүгә әзерлек бара.
Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр буенча 24 сертификатның гомуми мәйданы 1 961 кв. м булган 21 сертификаты рәсмиләштерелгән. Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә бүгенгә барлык 3 сертификат рәсмиләштерелгән. Барлык өч гаилә буенча да банкта махсус счетлар ачылган, гариза бирүчеләр фатирлар сайлый.
Свежие комментарии