На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошли на "Х"...  Пишите на ГОСУДАРСТВЕННОМ РУССКОМ ЯЗЫКЕ...!Омскида узучы мил...
  • Владимир Константинович
    Әйе, фронтовик язучыларны, бигрәк тә Фатих Кәрим кебекләрне истә тотарга кирәк.Әлфәт Закирҗанов ...
  • Evgenija Palette
    И СОТРУДНИЧЕСТВУ - КВОТЫ! Особенно после того, как изгонят их единоверцев ( а это будет скоро)... Эта ЭПОПЕЯ и для ни...Татарстан мөфтие:...

Бөгелмә мэры махсус операциядә катнашучылар белән бергә яшь чыршылар утыртты

Бөгелмәдә «Хәтер бакчасы» акциясе (инициаторы - Россия Президенты Владимир Путин) башланды. Район башлыгы Линар Закиров махсус хәрби операциядә катнашучылар, Җиңү волонтерлары, «Ватанны саклаучылар фонды» координаторлары һәм «Алдынгылар хәрәкәте»нең яшь вәкилләре белән бергә Мәдәният һәм ял паркында агач үсентеләре утыртты.

Хәзер 20 чыршы Хәтер мемориалын бизәп торачак. Акциядә катнашучылар барлыгы 80 төп сирень, миләш һәм юкә агачы утыртты.

«Быел «Хәтер бакчасы» акциясе аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Һәрбер агач – яшел яфракта мәңгеләштерелгән каһарманнарның батырлыгы, ул кешелек тарихындагы иң канкойгыч сугышта Ватанны саклап калган солдатларның истәлеге һәм аларга рәхмәт символы», - дип искәртте Закиров.

«Бөгелмә урманчылыгы» җитәкчесе Гөлнара Мөхәммәтханова акциянең өч урында үткәрелүен әйтте.

«Быел әлеге акция өч ноктада уздырыла. Беренчесе Кызыл Армия урамындагы ял паркында урнашкан, анда без 20 гади чыршы һәм чәчәк аткан 80 агач утырттык», - диде ул.

Шундый ук агачлар шәһәрнең үзәк мәйданында да үсәчәк. Шулай ук Дәүләт урман фондында Петровский участок урманчылыгында да акция планлаштырылган - 80нче кварталда 1 гектар мәйданда агач утыртылачак.

«Без 2,5 мең нарат үсентесе әзерләдек. Теләгән һәркемне акциядә катнашырга чакырабыз», - диде Мөхәммәтханова.

Искәртеп узабыз, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Күптән түгел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге казанышларында аларның һәркайсының зур өлеше булуын билгеләп үтте.

 

Ссылка на первоисточник
наверх