На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Владимир
    Нихрена не понял, что там написано??? Может быть они между собой договариваются убивать русских???Арчада Коръәни Кә...
  • Evgenija Palette
    Пошли на Х... Пишите на Государственном языке...Кайбыч районы Хуҗ...
  • Сергей Кашапов
    Татар информ,а где перевод?Вы чего провокацию устраиваете? У вас что вместо мозгов бараньи курдюки?Смотрите суки доиг...Рөстәм Миңнеханов...

Сергей Иванов: Татарстанда яшәүчеләрнең табигатьтә ял итүгә кызыксынуы артуны күзәтәбез

Татарстанлылар арасында табигатьтә ял итү популярлыгы арту тенденциясе күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә соңгы елларда «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында капиталь булмаган урнаштыру чаралары булдыруга зур игътибар бирелә. Бу хакта глэмпингларның берсен ачуда «Татар-информ»га ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта Татарстан халкы һәм кунакларының табигатьтә ял итүгә карата кызыксынуы арту күзәтелә. Республикада глэмпинглар, кемпинглар, экоотельләр һәм заманча ял базалары саны 2020 елда 6 булса, 2024 елның декабрь ае башына 53кә кадәр артты. Әлеге шәһәр чите объектлары җирле халыкны гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән дә туристларны җәлеп итә.

2021 елдан «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында модульле капиталь булмаган урнаштыру чараларын булдыруга ярдәм күрсәтелә башлады. Шәһәр читендәге әлеге клуб – бөтен Татарстан буенча ял итү зоналарын оештыру өчен әлеге проектны гамәлгә ашыруның ачык мисалы», - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан Республикасы Югары Ослан районында ачылган For-rest проекты җитәкчесе дә илкүләм проект эшмәкәрләргә бик зур ярдәм күрсәтүне билгеләп үтте.

«Без глэмпингны булдырырга мөмкинлек биргән «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында күрсәтелгән ярдәм өчен бик рәхмәтле. Субсидия ярдәмендә без шәһәр читендә урнашкан әлеге уникаль клубны төзи алдык, хәзер исә биредә безнең кунаклар ел әйләнәсе ял итә», - дип уртаклашты ул.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх