«Әниләр клубы» клубы быел «Әниләр марафонын» 4 июньнән башлап җибәрде. #Әниләрмарафоны2024 проекты «Әниләр клубы» авторы Динара Әхмәт һәм «Сөембикә» журналы белән берлектә тормышка ашырыла.

«Гаилә елы кысаларында марафон ноябрь аенда узачак. Ләкин #әниләрмарафоны үз эшен хәзер үк башлап җибәрә. Тиздән Татарстаныбызда һәм читтә урнашкан татар авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм – Сабан туйлары гөрләп узачак. Шул уңайдан, марафонның беренче биремен игълан итәргә булдык.
Сабан туена гаиләгез белән милли киемнәрдән киенеп чыгып, матур фото-видеолар ясап, үз аккаунтыгызга урнаштырырга кирәк булачак. Шулай ук аккаунтларыгызның ачык булуы мөһим», – дип хәбәр итә «Әниләр клубы» төркеме.

Фото-видеолар керткәндә #әниләрмарафоны2024, #әниләрклубы_сөембикәжурналы хештегларын язу сорала. Бу биремне үтәүчеләрнең #әниләрмарафоны проектында катнашып, ноябрь аенда узачак зур чарада җиңү шансы тагын да арта. Марафонның төп өлеше башланганчы тагын биремнәр булачак, дип яза оештыручылар.

Марафонның максаты — әниләр өчен туган телдә аралашу мәйданы, тәрбия, сәламәтлек, психология буенча татарча файдалы контент булдыру.

Свежие комментарии