На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Свежие комментарии

  • Дмитрий Зайцев
    И я о том же.Зилә Вәлиева: Тат...
  • Ингерман Ланская
    О как! оказывается тнв - это телеканалында, а смартфоны - билгеле булды... а все смартфоны булды? или некоторые тольк...«ТНВ» телеканалын...
  • Александр Антошин
    А что , канал уже постепенно переходит на татарский язык ?«Елмай» паркында ...

Цивилев «ЭНЕРГОПРОМ»да Тәэмин итүчеләр көнен үткәрү идеясе өчен Миңнехановны мактады

Россия энергетика министры Сергей Цивилев «ЭНЕРГОПРОМ» форумында Тәэмин итүчеләр көнен үткәрү идеясе өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны мактады.

«Бу форумда Тәэмин итүчеләр көне булачагын ишетеп бик шатландым. Мин башта аңлап бетермәдем, чөнки без бит заказчылар, без җитештерелергә тиешле әйберләргә заказ бирәбез.

Миңа болай дип әйттеләр: «Юк, тәэмин итүчегә хөрмәт белән карарга кирәк. Әйе, без кирәкле әйбергә заказ бирәбез, әмма аны башкалар җитештерә. Җитештерүчеләр килә, заказ бирүче белән очраша, һәм алар арасында бу эшне ничек җайга салу турында уртак диалог бара. Бик яхшы башлангыч, Рөстәм Нургалиевич, миңа бик ошады, искиткеч», - дип мөрәҗәгать итте Цивилев Миңнехановка.

Бүген «Казан ЭКСПО»да РусГидроның «Тәэмин итүчеләр көне» конференциясе була, ә иртәгә «Челтәр компаниясе»нең шундый конференциясе узачак.

Федераль министр билгеләп үткәнчә, «KazanEnergyExpo» энергетика күргәзмәсендә бик күп кызыклы идеяләр һәм җитештерүчеләр тәкъдим ителгән.

«Күргәзмә белән таныштык һәм мин шуны аңладым: без бергәләп бу амбициоз бурычны хәл итә алачакбыз. Бездә шулкадәр кызыклы предприятиеләр, бик күп иҗади кешеләр бар, алар үз идеяләре белән янып йөри, илебезне яхшыртырга тели», – диде Цивилев.

Элегрәк Татарстан Рәисе «ЭНЕРГОПРОМ»ның пленар утырышында РФ Энергетика министрлыгы белән форумны гомумфедераль итү турында килешүләре турында белдергән иде.

«Казан энергетика форумы бирегә бик күп катнашучыларны җәлеп итә һәм бу мине бик тә шатландыра. Шуңа күрә без Рөстәм Нургалиевич белән, ел саен эшебезгә йомгак ясау өчен, форумны бергәләп уздыру турында килештек тә инде.

Илебезнең яңа энергетикасын төзүче зур командабызның барлык әгъзалары бу форумда очрашыр, киләчәк турында сөйләшер иде», – диде Цивилев.

Ссылка на первоисточник
наверх